29 сентябрьдә Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгендә учреждениенең юбилеена багышланган чара узды.
Үзәкнең 30 еллыгына биредә күп еллар эшләгән ветераннар, шулай ук үзәк тыгыз хезмәттәшлек иткән учреждениеләр вәкилләре чакырылган иде. Ветераннар үзләренең эш турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар, бик күп эчкерсез һәм җылы теләкләр яңгырады.
Яхшы эшләгәннәре өчен Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләренә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең мактау грамоталары һәм бүләкләре тапшырылды.