Бүген Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгендә очрашу узды, анда сукырларга киңлектә ориентлашырга ярдәм итүче җайланма проекты тәкъдим ителде.
Казан милли тикшеренү техник университеты студенты Марат Садыйков сукыр кешеләргә хәрәкәт итү һәм киртәләрне җиңү проблемасын хәл итәргә ярдәм итәчәк эшләнә торган җайланма турында сөйләде. Бу җайланма – сукыр кешенең юлындагы объектлар турында вибрация ярдәмендә кисәтүче датчиклар җыелмасы.
Мондый җайланма идеясе күрү сәләте буенча инвалидларга бик ошады. Алар студент белән җайланманы яхшырту буенча үз тәкъдимнәре белән уртаклаштылар.