Хезмәт министрлыгы Татарстанның озын гомерле кешеләре кайсы районнарда яшәгәнен сөйләде

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Бүгенге көндә Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләр саны гомуми халыкның 24 % тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Төбәктә, гомумән ил буенча кебек үк, өлкән яшьтәге кешеләр саны һәм аларның гомуми халык санында өлеше арта.

«Бүген республикада эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк 967 меңгә якын кеше яши. Елдан-ел йөз яшь чиген узган кешеләр саны арта. Быел бу 208 кеше, алар арасында хатын-кызлар күбрәк. Иң өлкән ир-ат Питрәч районында яши, быел ул 103 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 1915 елда туган хатын-кыз Зәйдә яши, аңа 108 яшь», – дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова.

Олы яшьтәге кешеләр турында кайгырту – безнең илдә төп өстенлекләрнең берсе. РФ Президенты Владимир Путин указы буенча «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты гамәлгә ашырыла. Проект кысаларында яшь үзгәрешләрен исәпкә алып медицина ярдәме алырга, кирәкле ярдәмне өйдә алырга, «Актив озын гомерлелек» программасы буенча пенсиягә чыкканнан соң үзеңне табарга мөмкин. Өченче яшь университетлары, әдәби клублар, музыка һәм спорт секцияләре ачыла, алар өлкән яшьтәге гражданнар арасында активлыкны сакларга ярдәм итә. Волонтерлык юнәлеше актив үсеш ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International