Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, көндезге тору бүлегендә, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлау акциясе уздырдылар.
Социаль хезмәт алучылар алдан ук сувенирлар һәм открыткалар ясадылар. Бүләкләрне өйдә социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәге гражданнарга тапшырдылар.
«Игелек һәм хөрмәт көне» мәгълүмати сәгать вакытында көндезге тору бүлегенә йөрүчеләр бу датаның тарихы турында белделәр, өлкән яшьтәге кешеләрнең авырлыклары турында сөйләштеләр.
Өлкәннәр декадасы кысаларындагы чаралар «көмеш» яшьтәге гражданнарга карата хөрмәт хисе тәрбияләүгә ярдәм итә.