ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Безнең зирәклегебезнең бәясе югары» дигән тантаналы чара узды.

2023 елда сигезенче тапкыр «Семья года» Бөтенроссия конкурсы узды. Оештыручылар – Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды, ил субъектларының башкарма хакимият органнары.

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең «Актив озын гомерлелек» клубы катнашучылары белән «Күренеп тор» чарасы оештырылды.

29 сентябрьдә Әлмәт районының социаль яклау идарәсе һәм «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге территориясендә көзге өмә узды. 

Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, гражданнарны хокукый агарту максатында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм «Мәрхәмәт – Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар элемтә үткәрә.

Әлмәт муниципаль районының социаль яклау идарәсендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Мин – тылсымчы» конкурсына йомгак ясадылар.

Өлкәннәр көне уңаеннан Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кешеләрне котладылар. 


29
сентябрь, 2023 ел
җомга

Көз көне илебездә гаилә кыйммәтләрен сакларга һәм ныгытырга юнәлдерелгән матур бәйрәмнәр билгеләп үтелә. Әтиләр көне һәм Әниләр көне белән беррәттән, Халыкара өлкәннәр көне дә бар – бу көнне без «көмеш» яшьтәге кешеләрне хөрмәтлибез.

26 сентябрьдә Татарстанга Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Алтай республика оешмасы делегациясе килде. Казанга визит кысаларында бүген кунаклар «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә булдылар. Казан белгечләре Алтайдан хезмәттәшләренә учреждение эше, социаль хезмәтләр алучылар белән эшләгәндә гамәлгә ашырыла торган инновацион программалар һәм технологияләр турында сөйләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International