«Астра» үзәге тернәкләнүчеләре күңелле стартларда катнаштылар

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

«Игелек кафедрасы» проектын тормышка ашыру кысаларында, «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм балаларны спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән чара уздырылды.

Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтының физик культура кафедрасы өлкән укытучысы Альбина Манина саф һавада спорт чарасы үткәрде. Күңелле стартларның максатлары балаларның хәрәкәт активлыгын арттыру һәм максатчанлык, җитезлек, җиңүгә омтылыш кебек сыйфатларны формалаштыру иде.

Спорт ярышлары балаларның физик мөмкинлекләрен исәпкә алып сайланды, командалар дусларча һәм күңелле итеп юлларындагы барлык киртәләрне җиңеп чыктылар. Сәламәтлек көне барлык катнашучыларга күтәренке кәеф һәм якты эмоцияләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International