12 гыйнварда, ведомствоның йомгаклау коллегиясе утырышы кысаларында, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Луганск Халык Республикасы Хезмәт һәм социаль сәясәт министрлыгы гражданнарны эш белән тәэмин итү, социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау системасын камилләштерү максатларында хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. Документны министрлар Эльмира Зарипова һәм Елена Макаренко имзалады.
Әлмәттә «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге вәкилләре белән бергә социаль хезмәт күрсәтү алучыларның гаиләләренә рейдлар үткәрделәр.
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында узган елны күңелле итеп озаттылар. «Бу иске Яңа ел» музыкаль-театральләштерелгән тамашасы белән «Русь» иҗат коллективы әгъзалары килде.
«Туган ил сулышын саклыйбыз» проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә районындагы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Балачак» мультстудиясе эшли башлады.
13 гыйнварда Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы социаль хезмәтләр алучы М. Корноуховага 95 яшь тулды.
Өлкән яшьтәге халыкны укыту кадрлар мәсьәләсен хәл итүнең бер инструменты булып тора. 2023 елда «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында 8,3 мең граждан укырга җибәрелгән: балалы хатын-кызлар – 4,8 мең кеше, 50 яшьтән өлкәнрәк гражданнар һәм пенсия алды яшендәгеләр – 2,4 мең кеше. Укудан соң эшкә урнашу дәрәҗәсе 83,5 %.
Социаль куркыныч хәлдә булган, профилактика системасы органнарында исәптә торучы гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны контрольдә тоту максатыннан Кайбыч районында каникуллар вакытында ведомствоара рейдлар оештырылды. Чарада «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре дә катнашты.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елны Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итте.
Бу 4 миллионнан 967 мең кеше, яки 24,2 %. Шуңа күрә Министрлыкның өстенлекле бурычларының берсе – өлкән буын гражданнарының тормыш-көнкүреше өчен уңайлы шартлар тудыру.
Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен шәхси мобильлек чараларында куркынычсыз хәрәкәт итү турында видеоролик карау һәм фикер алышу оештырылды.