«Демография» милли проекты буенча күбрәк кеше укый алачак

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Өлкән яшьтәге халыкны укыту кадрлар мәсьәләсен хәл итүнең бер инструменты булып тора. 2023 елда «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында 8,3 мең граждан укырга җибәрелгән: балалы хатын-кызлар – 4,8 мең кеше, 50 яшьтән өлкәнрәк гражданнар һәм пенсия алды яшендәгеләр – 2,4 мең кеше. Укудан соң эшкә урнашу дәрәҗәсе 83,5 %.

2024 елдан милли проект буенча уку гражданнарның яңа категорияләренә кагылачак. Хәзер шулай ук инвалидлар һәм хезмәт базары өчен өстенлекле юнәлешләр буенча эшкә урнашу өчен эш эзләүчеләр укый алачак.

«Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проектының мөмкинлекләре бала карау белән шөгыльләнүче һәм 3 яшькә кадәрге баланы карау буенча ялда булган әтиләр, опекуннар яки башка туганнар өчен дә ачык булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International