Әлмәттә «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге вәкилләре белән бергә социаль хезмәт күрсәтү алучыларның гаиләләренә рейдлар үткәрделәр.
Гражданнарга төзек булмаган электр үткәргечләре һәм электр приборлары эксплуатацияләү нәтиҗәләре, җылыту җиһазларын дөрес эксплуатацияләү турында сөйләделәр. Күренеп торган урыннарда шырпы, зажигалкалар һәм башка куркыныч әйберләрне саклауга юл куймауга аерым игътибар бирелде.
Гаилә вәкилләре белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча профилактик әңгәмәләр, янгын сүндерү кагыйдәләре һәм ысуллары турында инструктажлар үткәрелде. Гаиләләргә иң мөһим куркынычсызлык кагыйдәләре, шәһәрнең ашыгыч хезмәтләре телефон номерлары язылган белешмәләр тапшырылды.
Шулай ук рейдлар барышында янгын хәбәрчеләренең эшчәнлеген тикшерделәр.