11–31 гыйнварда VI Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен «Без бергә!» халыкара фестиваль-конкурсына гаризалар кабул ителә.
2023 елда тармак социаль-хезмәт өлкәсенең мөһим бурычларын хәл итте. Аларның берсе – республика икътисадын хезмәт ресурслары белән тәэмин итү. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының киң вәкиллекле йомгаклау утырышында министр Эльмира Зарипова сөйләде.
Республиканың хезмәт базарындагы хәл хезмәткәрләргә ихтыяҗның артуы һәм мәшгульлекнең югары дәрәҗәсе белән характерлана – 62,1 %.
Кадрлар кытлыгы шартларында мәшгульлек хезмәте эшендә өстенлекләр эш бирүчеләргә кадрлар җәлеп итү мәсьәләләрендә хезмәт күрсәтү ягына үзгәрде.
Татарстанда «Демография» милли проекты кысаларында озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Ул үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләте чикләнгән кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга гына ярдәм итми, ә гомер озынлыгын арттыруга да билгеле бер өлеш кертә.
«Музей һәм балалар» атналыгы кысаларында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары арасыннан балигъ булмаганнар башкаланың истәлекле урыннарында гына түгел, Теләче туган якны өйрәнү музеенда да булдылар.
2023 елда балалы гаиләләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелде. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы аша балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларына 14,3 млрд сум юнәлтелгән, шул исәптән республика бюджетыннан 12,5 млрд сум, – бу Министрлык бюджетының һәр икенче сумы.
11 гыйнварда Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәген тәмамлаучы, «Абилимпикс» профессиональ осталык милли чемпионаты җиңүчесе Азалия Яфясованың концерты булды. Яшь башкаручы үз чыгышы белән үзәк хезмәткәрләрен, тәрбияләнүчеләрне һәм аларның әти-әниләрен сөендерде.
Бүген Министрлыкның «Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау: 2023 ел нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлар» дигән киң вәкиллекле йомгаклау утырышы узды.
Бүген Буа районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында иске Яңа елны билгеләп үттеләр. Учреждение белгечләре тарафыннан «Яңача Буратино маҗаралары» тамашасы оештырылды.