2024 ел – Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елны Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итте.

«Безнең алда торган бурычларны тормышка ашыруда фән һәм инновацияләрнең ролен аңлап, Россия Федерациясендә Фән һәм технологияләр унъеллыгы, Россия фәненең 300 еллыгы кысаларында, киләсе елны Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итәм», – диде Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасы барышында.

Фәнни-технологик үсеш елы яшь талантларны фән өлкәсенә җәлеп итәргә, югары уку йортлары эшен активлаштырырга, перспективалы проектларга ярдәм итәргә һәм уку йортларын предприятиеләр белән интеграцияләргә тиеш. Идарә итүнең берләштерүче үзәге Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International