Социаль куркыныч хәлдә булган, профилактика системасы органнарында исәптә торучы гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны контрольдә тоту максатыннан Кайбыч районында каникуллар вакытында ведомствоара рейдлар оештырылды. Чарада «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре дә катнашты.
70 балигъ булмаган бала тәрбияләнә торган 37 гаилә тикшерелде. Бу социаль куркыныч хәлдә, авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр, күпбалалы һәм аз керемле гаиләләр. Алар белән ата-ана бурычларын тиешенчә үтәү, балалары өчен уңайлы шартлар тудыру, ял итүне контрольдә тоту кирәклеге турында профилактик әңгәмәләр үткәрделәр. Шулай ук торак-көнкүреш шартлары тикшерелде.
Балигъ булмаганнарга хокуксыз гамәлләр өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турында искә төшерделәр.
Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау, аларны җинаять һәм башка җәмгыятькә каршы гамәлләр кылуга җәлеп итү фактларын ачыклау максатында яшүсмерләрнең күпләп җыелу урыннары тикшерелде: балалар мәйданчыклары, авыл клублары.