Алабуга интернат-йортында яшәүчеләр театральләштерелгән тамашада катнашты

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында узган елны күңелле итеп озаттылар. «Бу иске Яңа ел» музыкаль-театральләштерелгән тамашасы белән «Русь» иҗат коллективы әгъзалары килде.

Кунаклар тамашачылар белән бергә җырладылар, табышмаклар чиштеләр, биеделәр, котлаулар кабул иттеләр.

Котлауларга «көмеш» волонтер, Ветераннар советы әгъзасы Фрида Шакирова да кушылды. Ул өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, яхшы кәеф теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International