Лениногорск районы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мәгълүмати сәгать узды

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен шәхси мобильлек чараларында куркынычсыз хәрәкәт итү турында видеоролик карау һәм фикер алышу оештырылды.

Видеороликны караганчы, социаль педагог Оксана Лямова балаларны «шәхси мобильлек чаралары» төшенчәсе белән таныштырды, урамда куркынычсыз тәртипнең төп кагыйдәләрен аңлатты. Видеоны караганнан соң, катнашучылар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә, шул исәптән шлем кияргә, тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементлар кулланырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

Дәрестә катнашучыларның барысына да буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International