13 гыйнварда Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы социаль хезмәтләр алучы М. Корноуховага 95 яшь тулды.
«Өй бәйрәме» программасын гамәлгә ашыру кысаларында юбилярны хөрмәтләү булды. Барлык тормыш сынауларына карамастан, М. Корноухова шат күңелле кеше булып кала. Ул мөмкин булган эшләрне башкаруын дәвам итә, социаль хезмәткәр белән бергә йорт хуҗалыгы алып бара.
Өлкән кешене туган көне белән котларга Зәй муниципаль районы администрациясе, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, күршеләр килде. Автоклуб әгъзалары өйдә концерт оештырды.