«Туган ил сулышын саклыйбыз» проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә районындагы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Балачак» мультстудиясе эшли башлады.
Студиядә балалар Идел буе халыкларының әкиятләре белән танышалар һәм алар буенча мультфильмнар ясыйлар. Бу эш кешеләр арасында актив аралашуны стимуллаштыра. Әлеге процесс нәтиҗәсендә балалар аралашу күнекмәләрен үстерү белән генә чикләнмиләр, эффектив тыңлау, аңлау һәм үзара бәйләнеш сәнгатен дә үзләштерәләр. Моннан тыш, алар үз эшләрен бәяләргә өйрәнәләр. Эшнең нәтиҗәсен күрер өчен, балаларга мультфильмны ясауның бөтен юлын үтәргә кирәк.