Республикада яшәүче һәр дүртенче кеше – эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Бу 4 миллионнан 967 мең кеше, яки 24,2 %. Шуңа күрә Министрлыкның өстенлекле бурычларының берсе – өлкән буын гражданнарының тормыш-көнкүреше өчен уңайлы шартлар тудыру.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ярдәме белән 2024 елда илнең барлык төбәкләрендә озак вакыт карау системасы кертелә. Татарстан пилот проектын гамәлгә ашыруда 2019 елдан бирле катнаша.

Проект кысаларында стационарны алмаштыручы технологияләр актив үсеш ала:

- 18,2 мең кеше өйдә социаль хезмәтләр алган, шуларның 6,1 меңе озак вакыт карау системасы белән колачланган;

- 420 өлкән яшьтәге гражданга сиделка хезмәте күрсәтелгән;

- 33 өлкән кеше яңа гаиләләргә тәрбиягә алынган,

- карау нигезләренә 2,8 мең туган өйрәтелгән;

- медицина оешмаларына 65 яшьтән өлкәнрәк 61,7 мең авыл кешесе китерелгән.

2024 елга бурычлар:

- 65 яшьтән өлкәнрәк 57 меңнән артык кешене медицина оешмаларына китерү белән тәэмин итү;

- озак вакыт карау белән 6 меңгә якын мохтаҗ гражданны колачлау.

Моннан тыш, 2024 елда 55 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен «Забота» чат-ботын куллану мөмкинлекләрен киңәйтү планлаштырыла. Мәсәлән, чат-ботта чаралар исемлеген һәм түгәрәкләр, аралашу клублары, экскурсияләр расписаниесен үз эченә алган бүлек булдырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International