12 гыйнварда, ведомствоның йомгаклау коллегиясе утырышы кысаларында, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Луганск Халык Республикасы Хезмәт һәм социаль сәясәт министрлыгы гражданнарны эш белән тәэмин итү, социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау системасын камилләштерү максатларында хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. Документны министрлар Эльмира Зарипова һәм Елена Макаренко имзалады.
Ике республика министрлыклары инвалидлар һәм тормыш эшчәнлеге чикләнгән башка затлар өчен уңайлы яшәү мохите булдыру һәм үстерү тәҗрибәсен өйрәнәчәк, мәшгульлеккә ярдәм итү, социаль хезмәт күрсәтү һәм халыкны социаль яклау өлкәсе хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү мәсьәләләрендә хезмәттәшлек оештырачак. Шулай ук имзаланган документ хезмәттәшләренең эш тәҗрибәсен өйрәнүне күздә тота.
.jpg)