1 гыйнвардан «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» 2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 4−8 статьяларында каралган түләүләр 1,04 процентка индексацияләнде.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән дәресләргә зур игътибар бирелә. Моның өчен белгечләр төрле тренажерлар кулланалар.
Спас районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен Казан дәүләт мәдәният институты студентлары һәм укытучылары хәйрия концерты үткәрделәр.
15 гыйнварда Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге карамагындагылар өчен балта эше осталыгына өйрәтү буенча чираттагы дәрес үткәрелде.
16 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Тоз белән рәсем ясыйбыз» дигән мастер-класс үткәрделәр.
Кукмара районында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Светофор һәм юл билгеләре» дигән танып белү дәресе узды.
Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Фирүзә Яриева нейрогимнастика буенча дәрес үткәрде. Балаларга төрле күнегүләр тәкъдим ителде. Зарядка барышында шулай ук «СибБорд» балансировкасын кулландылар.
15 гыйнварда Бөгелмә шәһәрендәге мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Интернетта куркынычсызлык нигезләре» дигән танып белү чарасы үткәрелде.
Халыкны саклау, кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге – милли үсешнең төп максатларының берсе. Монда күрсәткечләрнең берсе – ярлылык дәрәҗәсенең 2017 ел белән чагыштырганда ике тапкырга кимүе.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.