ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге хезмәткәрләре финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләрдә катнашалар. Алар «Финанс грамоталылыгы буенча онлайн дәресләр» проекты кысаларында Россия Банкы лекторлары тарафыннан үткәрелә.

2024 ел ил Президенты Владимир Путин тарафыннан Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Бу уңайдан Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә спорт чарасы уздырылды.


20
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 2024 ел илдә Гаилә елы дип игълан ителде. Материалда – Татарстанның социаль тармагы хезмәткәренең бәхетле гаиләсе үрнәге.

Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Людмила Борисова мәшгульлек хезмәтендә 30 ел эшли. Үз эшчәнлеген ул 1991 елда, халыкны эш белән тәэмин итү бюросында башлый. Ул вакытта ул мәҗбүри күченүчеләргә һәм качакларга эш табарга ярдәм итә. Ике елдан соң Людмила Борисова эшкә урнаштыру бүлегенә күчә.

Бүген, 20 февральдә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итү мәсьәләләре буенча комиссия утырышы узды. Ветераннарның (пенсионерларның), инвалидларның иҗтимагый оешмалары белән берлектә гражданнарның сайлау хокукларын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру максатында үзара хезмәттәшлекнең актуаль юнәлешләре турында фикер алыштылар. Чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Югары Ослан районы безнең ир-егетләргә ярдәм итүдә актив катнаша. Социаль яклау бүлеге һәм «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, шулай ук аларның балалары маскировка челтәрләре үрүгә кушылды.

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен стажировка мәйданчыгы старт алды. Учреждениенең алдынгы тәҗрибәсе белән танышу өчен интернат-йортка Кама Аланы һәм Чистай психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортларыннан, шулай ук Җәлил һәм Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларыннан коллегалары килде.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» Бөтенроссия волонтерлык акциясенә кушылды. Шеланга авылында яшәүче Елена Дергунова хәрби-кыр шартлары өчен яндыргыч ясау буенча мастер-класс оештырды. Ул солдатларга гуманитар ярдәм җыю белән актив шөгыльләнә.

Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирү конкурсы кысаларында «Өмет нуры» АКБХО Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Көчле рухлылар» проектын гамәлгә ашыра башлады. 

Шушы көннәрдә Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең күчмә офисы, һөнәр сайлау буенча чара үткәрү өчен, «Идел» инвалидларны социаль тернәкләндерү республика үзәгенә барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International