Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Людмила Борисова мәшгульлек хезмәтендә 30 ел эшли. Үз эшчәнлеген ул 1991 елда, халыкны эш белән тәэмин итү бюросында башлый. Ул вакытта ул мәҗбүри күченүчеләргә һәм качакларга эш табарга ярдәм итә. Ике елдан соң Людмила Борисова эшкә урнаштыру бүлегенә күчә.
Людмила Борисова һәрвакыт, яше һәм социаль дәрәҗәсенә карамастан, һәркем белән элемтә таба белә. Җаваплылык, кешеләргә карата толерантлы мөнәсәбәт, үз-үзен контрольдә тоту – бу сыйфатлар аңа иң күп энергия сарыф итүче, бигрәк тә кризис елларында, юнәлешләрдә уңышлы эшләргә ярдәм итә. Вакыт узу белән исемлеккә яңа бурычлар өстәлә, мәсәлән, «Россия эше» порталы белән эшләү.
Людмила Борисованың камил хезмәте, югары дәрәҗәдәге профессионализмы, һөнәренә тугрылыгы мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән билгеләнә. Ул – хезмәт ветераны, узган ел «Татарстан Республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Людмила Борисова үзенең бүләкләре команда эше нәтиҗәсе дип әйтә: «Коллективыбыз бик яхшы. Һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итәргә әзербез».
«Зәй яңалыклары» сайты материаллары буенча