Махсус хәрби операция башланганнан бирле Югары Ослан районы безнең ир-егетләргә ярдәм итүдә актив катнаша. Социаль яклау бүлеге һәм «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, шулай ук аларның балалары маскировка челтәрләре үрүгә кушылды.
Ике сәгать нәтиҗәле эшләү дәверендә, район ветераннар советы рәисе Римма Троицкая җитәкчелегендә, камуфляж төсләрендә 3х3 метрлы маскировка челтәре ясалды.
«Бүген барыбызга да бердәм команда булу һәм махсус хәрби операция зонасында булган якташларыбызга ярдәм итү мөһим», – ди акциядә катнашучылар.