ТР Хезмәт министрлыгы һәм Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

Бүген, 20 февральдә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итү мәсьәләләре буенча комиссия утырышы узды. Ветераннарның (пенсионерларның), инвалидларның иҗтимагый оешмалары белән берлектә гражданнарның сайлау хокукларын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру максатында үзара хезмәттәшлекнең актуаль юнәлешләре турында фикер алыштылар. Чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасындагы бүлеге мәгълүматлары буенча 2024 елның 1 гыйнварына республика территориясендә 268,4 мең инвалид сайлаучы яши, шуларның 39,0 мең кешесе даими функциональ бозылуларга, тормыш эшчәнлеген чикләүләргә ия. Махсус сайлаучыларның бу категориясе сайлауларны оештыручыларның, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының даими игътибарын җәлеп итә. Республиканың муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында 2024 елның 15–17 мартында узачак Россия Федерациясе Президентын сайлауда тавыш бирү өчен сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларга шартлар тудыру буенча чаралар күрелә.

Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән ТР Үзәк сайлау комиссиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Яклар сайлау комиссияләренә сайлауларны әзерләүдә һәм үткәрүдә вәкаләтләрен гамәлгә ашыруда, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итүдә ярдәм күрсәтәчәк.

«Һәр граждан, шул исәптән инвалид та, дәүләт эшләре белән идарә итүдә катнашырга хокуклы. Ничек итепме? Сайлауларда катнашу – безнең хокукыбыз. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе белән хезмәттәшлегебез инвалид гражданнарга тавыш бирү процессында катнашу хокукын гамәлгә ашыруда ярдәм итүгә юнәлдерелгән», – дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова.

Фото чыганагы: ТР Үзәк сайлау комиссиясе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International