Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрдә яңа файдалы шөгыльләре барлыкка килде – термомозаика. Махсус тактага төрле төстәге пластмасса төймәләр кидерәләр, ә аннан соң рәсемне калька аша үтүкләргә кирәк.
Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеменә йөрүчеләрне кул эшенә өйрәтүне, тегү кораллары белән таныштыруны дәвам итә.
Бүген 2023 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының гавами формалаштырылган максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча иҗтимагый фикер алышулар булды.
Казанда «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы кысаларында «Сибур Холдинг» ГАҖ грантына ия булды.
Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Туган ил сулышын саклыйбыз» грант проектын тормышка ашыру кысаларында балаларны Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, йолалары һәм бәйрәмнәре белән таныштыру чаралары дәвам итә.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Үземә ышанам» проекты кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен шашка һәм дартс буенча турнирлар узды.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә техник тернәкләндерү чараларын файдалануга бирү пункты эшли башлады.
Гаилә елы кысаларында һәм Ватанны саклаучылар көне алдыннан Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагоглары һәм психологы балалар һәм ата-аналар өчен чара оештырды.
Россиядә Гаилә елы кысаларында 19 февральдә Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә эше буенча белгече «Гаилә. Гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре» дәресе үткәрде. Чара Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте базасында узды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.