2024 ел ил Президенты Владимир Путин тарафыннан Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Бу уңайдан Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә спорт чарасы уздырылды.
Акциядә катнашучылар – социаль хезмәткәрләр, волонтер мәктәп укучылары, социаль хезмәт алучылар. Алар барысы бергә чаңгыда шудылар, саф һавада ярышлар үткәрделәр. Мондый актив гаилә ялы кышкы спорт төрләрен популярлаштыра, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый, җәмгыятьтә уңай гаилә рәвешен ныгыта.