Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге хезмәткәрләре финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләрдә катнашалар. Алар «Финанс грамоталылыгы буенча онлайн дәресләр» проекты кысаларында Россия Банкы лекторлары тарафыннан үткәрелә.
Бүлек хезмәткәрләре алган белемнәрен өйдә социаль хезмәтләр алучыларга җиткерә, бу өлкән яшьтәге гражданнарның финанс тотрыклылыгын, иминлеген арттыра.