Шушы көннәрдә Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең күчмә офисы, һөнәр сайлау буенча чара үткәрү өчен, «Идел» инвалидларны социаль тернәкләндерү республика үзәгенә барды.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм тернәкләнү узучы гражданнар эшчәнлек өлкәсен сайлау һәм һөнәри белем алу максатыннан һөнәри юнәлеш бирү хезмәтләре алдылар. Катнашучыларның һәрберсе хезмәт эшчәнлеген яңартуга һәм хезмәткә мотивацияне арттыруга юнәлдерелгән индивидуаль киңәшләр алды.