ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» («Сияние») республика фестиваленең район этабында «Секрет» ансамбле уңышлы чыгыш ясады, анда Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр керә.

Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә стажировка мәйданчыгы эшли башлады. «Инсульттан соң кешеләрне комплекслы тернәкләндерү» чарасында Мөслим, Баулы һәм Тукай районнарыннан социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре вәкилләре катнашты. Тармак хезмәткәрләре тәҗрибә, белем һәм һөнәри күнекмәләр белән уртаклаштылар.


19
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче статьясы нигезендә 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне – эшләми торган бәйрәм көн булып санала.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Гаилә бәйләнешләре» дигән мастер-класс узды. Ул социаль хезмәтләр алучыларның туганнарын һәм якыннарын тернәкләндерү процессына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында туй узды – ике ялгыз йөрәк Инна белән Дмитрий бер-берсен табышты һәм үзләрен никах җепләре белән бәйләде.

Алабуганың «Астра» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары өчен уңай эмоциональ халәт булдыру максатыннан «Мин ресурста» дигән мастер-класс үткәрделәр.

Мәскәүдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында Милли казанышлар форумы уза. 16 февральдә «Заманча хезмәт базары өчен кадрлар сәясәте» тематик көне узды.

Яшел Үзән оборона комплексы предприятиеләрендә 200дән артык вакансия бар. Вакансияләр ярминкәсе 16 февральдә шәһәр мәшгульлек үзәгендә узды.

Халыкка түләүсез һәм уңайлы юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук гражданнарга хокукый белем бирү максатларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының ТР буенча төбәк бүлеге белән берлектә, 21 февральдә хокукый ярдәм көне үткәрәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International