«Юлдаш» интернат-йорты хезмәттәшләре белән эш тәҗрибәсе белән уртаклашты

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен стажировка мәйданчыгы старт алды. Учреждениенең алдынгы тәҗрибәсе белән танышу өчен интернат-йортка Кама Аланы һәм Чистай психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортларыннан, шулай ук Җәлил һәм Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларыннан коллегалары килде.

Адаптив физик культура буенча инструктор Ринат Ипаров өлкән яшьтәге һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, күптән түгел генә җәрәхәтләр яки авыр авырулар кичергән кешеләрне комплекслы тернәкләндерү системасы турында доклад белән чыгыш ясады. Ул физик терапия, көнкүреш күнекмәләрен торгызу, координацияләү сәләтләрен, кул һәм бармакларның вак моторикасын үстерү буенча башкарылган эш турында җентекләбрәк сөйләде. Кирәкле җиһазлар һәм техник тернәкләндерү чаралары күрсәтелде.

«Юлдаш» интернат-йорты директоры урынбасары Рөстәм Нуретдинов учреждение буенча экскурсия үткәрде. Кунаклар дәресләр үткәрү өчен кабинетларда, музейда, китапханәдә булдылар, сенсор бүлмәсендә һәм психологик бушату бүлмәсен карадылар.

Йомгаклау тестыннан соң интернат-йорт директоры Елена Четырчинская чарада катнашучыларга стажировка узу турында сертификатлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International