«Өмет» социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында «Көчле рухлылар» проектын гамәлгә ашыралар

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирү конкурсы кысаларында «Өмет нуры» АКБХО Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Көчле рухлылар» проектын гамәлгә ашыра башлады. Проект махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Техник тернәкләндерү чаралары махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләсенә – өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәтләр алучыларына тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International