Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» Бөтенроссия волонтерлык акциясенә кушылды. Шеланга авылында яшәүче Елена Дергунова хәрби-кыр шартлары өчен яндыргыч ясау буенча мастер-класс оештырды. Ул солдатларга гуманитар ярдәм җыю белән актив шөгыльләнә.
Кичә интернат-йорт хезмәткәрләре өйләреннән сабын, кыргычлар, йогурт шешәләре алып килделәр. Волонтер җитәкчелегендә бер сәгать эчендә социаль хезмәт алучылар 30 яндыргыч ясадылар.
Интернат-йортта «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясе дәвам итәчәк.