Бәхетле гаиләләр тарихы – зур шатлык һәм һәркем өчен үрнәк

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 2024 ел илдә Гаилә елы дип игълан ителде. Материалда – Татарстанның социаль тармагы хезмәткәренең бәхетле гаиләсе үрнәге.

Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә наркомания белән авыручыларны социаль тернәкләндерү бүлеге мөдире булып Эльвира Юнысова эшли. Ул үзәктә 2019 елның мартыннан бирле хезмәт куя.

Эльвира Юнысова – күпбалалы әни. Тормыш иптәше Ришат белән алар өч кыз үстерәләр.

Олы кызлары Динара нче сыйныфта укый һәм медицина өлкәсендә эшләүче булырга планлаштыра. Ул профессиональ рәвештә волейбол белән шөгыльләнә. Камилла 4 сыйныфта укый, фигуралы шуу белән шөгыльләнә һәм спорт тренеры булырга хыяллана. Кече кызлары Разалия беренче сыйныф укучысы, бию студиясендә шөгыльләнә.

Гаилә башлыгы Ришат Юнысов «ТаграсТрансСервис» ҖЧҖнең «Нефтегазтранс» автотранспорт цехы начальнигы булып эшли. Нәтиҗәле хезмәте, югары профессионализмы һәм предприятие үсешенә зур өлеш керткәне өчен ул мактау грамотасы, шулай ук 2023 ел йомгаклары буенча хезмәтне саклау өлкәсендә эшне иң яхшы оештырган өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Гаиләдә гореф-гадәтләргә һәм гаилә кыйммәтләренә зур игътибар бирелә, гаилә бәйрәмнәрен күңелле итеп билгеләп үтәләр. Шулай ук Юнысовларны спортка мәхәббәт берләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International