ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның 15 маеннан 31 июленә кадәр Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә «Балалар – балаларга. Гаиләгә рәхим итегез» проекты уза. Проект Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган, аның символы – ромашка.

1 июльдән 8 июльгә кадәр Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече комиссия составында социаль контракт төзегән гражданнарга баруларда катнашты. Тикшерүләрнең максаты шәхси эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру, үзмәшгульлекне оештыру һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару буенча чараларны гамәлгә ашыруны анализлау булды.

Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Гаилә кыйммәтләре» темасына тренинг үткәрде. Чарада алты балигъ булмаган бала катнашты.

Россиядә Гаилә елы кысаларында Татарстанның Балтач районында бәйрәм чарасы узды. Ул яшь пар Илназ Әсхәдуллин белән Гөлназ Рамазанованың никахын теркәүдән башланды.

«Ял итү эшчәнлегендә кулинар мәктәп» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында 9 июльдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре чираттагы чара үткәрделәр. Социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар социаль хезмәтләр алучыларга үлән чәе әзерләү буенча мастер-класс тәкъдим иттеләр.

9 июльдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә сенсор бүлмәсендә «Табигать патшалыгына бару» темасына чара узды. Ул социаль хезмәт алучыларның иҗади потенциалын үстерүгә, табигатькә һәм туган якка мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яңа арт-терапевтик технология кертелде. «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә социаль хезмәтләр алучылар ташландык материаллардан дивар сәгатьләре ясарга өйрәнәләр.

9 июльдә Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютындаа тәрбияче Наилә Дәүләтшина тәрбияләнүчеләр белән түгәрәк эше үткәрде. Чара мәктәп укучыларында җәйге каникуллар вакытында куркынычсыз тәртип күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.


9
июль, 2024 ел
сишәмбе

Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар балта эше остаханәсендә эшләрен дәвам итәләр.

2024 елның апрелендә инде традицион булган «Минем туган Татарстаным» конкурсы старт алган иде, аны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Республика ресурс үзәге уздыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International