Балтач районында гаилә парларын хөрмәтләделәр

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

Россиядә Гаилә елы кысаларында Татарстанның Балтач районында бәйрәм чарасы узды. Ул яшь пар Илназ Әсхәдуллин белән Гөлназ Рамазанованың никахын теркәүдән башланды.

Тантаналы чарага зур тормыш тәҗрибәсе булган, лаеклы балалар, патриот уллар тәрбияләгән гаиләләр чакырылды.

Сәламләү сүзе һәм котлаулар белән Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, социаль яклау бүлеге башлыгы Алсу Гатиятуллина, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Гайнетдинов чыгыш ясадылар.

Чарада быел алтын туйларын билгеләп үтүче 45 парны хөрмәтләделәр. Бер парны бергә яшәүләренең 35 еллыгы белән котладылар. Шулай ук бу көнне чын патриот тәрбияләгән гаиләне дә хөрмәтләделәр. 29 яшькә кадәр өченче баласын тапкан әниләр дә котлаулар алды. Һәр гаиләне хөрмәтләү чәчәкләр, истәлекле бүләкләр тапшыру һәм музыкаль номерлар белән үрелеп барды.

Чарага шулай ук «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә уздырылган «Өч буын – бер язмыш» марафонында катнашучылар чакырылган иде. Район башлыгы Рамил Рәшит улы катнашулары өчен аларга рәхмәт белдерде, бәйрәм белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

«Наз» үзәге хезмәткәрләре мәдәният үзәге фойесында фотозона урнаштырганнар иде, анда теләгән һәркем истәлеккә фотога төшә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International