«Ял итү эшчәнлегендә кулинар мәктәп» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында 9 июльдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре чираттагы чара үткәрделәр. Социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар социаль хезмәтләр алучыларга үлән чәе әзерләү буенча мастер-класс тәкъдим иттеләр.
Өйдә социаль хезмәтләр алучы гражданнар үлән җыю белән шөгыльләнәләр. Алардан файдалы чәй кайнаттылар, үләннәрнең дәвалау үзлекләре турында да сөйләштеләр. Мастер-класс чәй эчү белән тәмамланды.