Минзәлә «Балалар – балаларга. Гаиләгә рәхим итегез» проектында актив катнаша

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

2024 елның 15 маеннан 31 июленә кадәр Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә «Балалар – балаларга. Гаиләгә рәхим итегез» проекты уза. Проект Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган, аның символы – ромашка.

Минзәлә социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы һәм гаилә белән эшләү белгечләре ярдәмендә яшь волонтерлар кулдан килгән материаллардан ромашкалар ясадылар. Ромашканың бер яфрагы кызыл, икенчесе зәңгәр, калганнары ак булырга тиеш, бу Россия флагы төсләрен символлаштыра. Ромашканың һәр яфрагында балалар яңа туган бала өчен гаилә нинди булырга тиешлеген язалар.

Комплекслы үзәк белгечләре ромашкалар салынган тартманы балалар поликлиникасына алып килделәр. Медицина хезмәткәрләре аларны яңа туган балаларның гаиләләренә тантаналы рәвештә тапшырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International