Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләрнең яңа шөгыле

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яңа арт-терапевтик технология кертелде. «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә социаль хезмәтләр алучылар ташландык материаллардан дивар сәгатьләре ясарга өйрәнәләр.

Бу юлы гади агач кисәкләре алдылар. Беренче эш итеп, белгеч Гөлчәчәк Карпова җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар агач кисәкләрен кул белән эшкәрттеләр һәм аларны лак белән капладылар. Аннары сәгать механизмын, уклар һәм циферблат урнаштырдылар.

«Мондый оригиналь иҗади мастер-класслар үткәрүгә без зур игътибар бирәбез. Арзан, уңайлы ташландык материаллар куллануга басым ясыйбыз», – дип сөйли Гөлчәчәк Карпова.

Дәресләр өлкән яшьтәге кешеләрнең фантазиясен үстерә, кулларның вак моторикасын тонуста тотарга ярдәм итә.

Киләчәктә интернат-йортта үз куллары белән ясалган сәгатьләр күргәзмәсен оештырырга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International