«Кайгырту» социаль приютында куркынычсыз тәртип кагыйдәләре кабатланды

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

9 июльдә Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютындаа тәрбияче Наилә Дәүләтшина тәрбияләнүчеләр белән түгәрәк эше үткәрде. Чара мәктәп укучыларында җәйге каникуллар вакытында куркынычсыз тәртип күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.

Радиорубкадан балалар үзләре куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләделәр, куркынычсызлыкның нәрсә икәнлеге һәм җәй көне көнкүрештә, юлда, табигатьтә һәм су объектларында үзләрен ничек сакларга кирәклеге турында фикер алыштылар. Шулай ук урам этләре, еланнар белән очрашканда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында да сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International