Биектау районында балигъ булмаганнар белән гаилә кыйммәтләре турында фикер алыштылар

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Гаилә кыйммәтләре» темасына тренинг үткәрде. Чарада алты балигъ булмаган бала катнашты.

Баш мие штурмы режимында төркем әгъзалары «гаилә» сүзенә ассоциацияләр сайладылар, шулай ук дәрестә «гаилә кыйммәтләре», «гаилә традицияләре» төшенчәләре каралды. Балалар гаилә традицияләре белән уртаклаштылар.

Дәреснең практик өлешендә катнашучылар гаилә тормышыннан күренешләр уйнадылар, «Идеаль гаилә» композициясен ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International