ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2024 ел
җомга

11 июльдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова «Аеклык – көчле кешеләр сайлаган юл» темасына профилактика сәгате үткәрде. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.

Әтнә муниципаль районында ел саен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чаралары үткәрелә. Быел чара Г. Тукай исемендәге татар дәүләт драма театры базасында узды. Гаилә парлары өчен бәйрәм өстәле әзерләнгән иде. Иң игелекле һәм җылы сүзләр озын һәм тигез гаилә юлын үткән кешеләргә карата яңгырады.


11
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына бәйсез бәя бирү буенча күчмә утырышы узды.

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты хезмәткәрләре һөнәри юнәлеш бирү эшен дәвам итә. Шушы көннәрдә учреждение тәрбияләнүчеләре «Татавтодор» ААҖдә булдылар.

95 яшькә кадәр яшәү бәхете һәркемгә дә бирелми. Миңниса Бәдретдиновага бәхет елмайган. Аны начар ишетүе генә борчый – кычкырып сөйләшергә туры килә.

10 июльдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Бала хокуклары һәм аларны яклау» акциясен үткәрде. Чараның максаты – җенси кагылгысызлыкка каршы җинаятьләрне профилактикалау.

Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге юристы Булат Сөнгатуллин гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы кысаларында көндезге тору төркемендә катнашучылар белән «Кеше хокуклары» мәгълүмати-хокукый сәгате үткәрде.

Психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Югары Утар балалар интернат-йортында спорт бәйрәме узды.

Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында оештырылган көндезге тору төркеменең чираттагы дәресендә социаль-көнкүреш адаптациясе программасы кысаларында җәй көне суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар.

Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен бәйрәм чарасы уздырылды. Бәйрәмне котлау сүзләре белән Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова ачты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International