ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2024 ел
сишәмбе

Илнең төп гаилә бәйрәмендә Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Ромашка бүләк ит» акциясе узды. Ул социаль хезмәтләр алучыларга гаиләнең әһәмияте, гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре турында искә төшерде.

Россиядә Гаилә елы һәм «Солдатка хат» бөтенроссия акциясе кысаларында Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм «Фронтка ярдәм» җәмгыяте җитәкчесе «Безнең заман геройлары» дәресе үткәрделәр. Чарада социаль хезмәтләр алучы гаиләләр катнашты.


8
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә төрле чаралар уза.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Россиядә Гаилә елы һәм «Өйдә микротернәкләндерү үзәге» технологиясе кысаларында Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәтләр алучы алты балигъ булмаган инвалид баланы туган көннәре белән котладылар.  

Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар клубы очрашуы узды. Көндезге төркем тәрбиячеләре һәм педагоглары ата-аналар белән башкарылган эш, ирешелгән уңышлар һәм проблемалар турында мәгълүмат белән уртаклаштылар. Балаларда сөйләм формалашу темасына аерым игътибар бирелде.

Узган җомгада «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында «Магнит Life» компаниясе вәкилләре белән очрашу узды.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә социаль хезмәт алучыларга килеп киттеләр. Аларны бәйрәм белән котладылар һәм ромашка чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

6 июльдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре, социаль хезмәтләр алучылар командасы белән, «Һәркем өчен кунакчыл шәһәр» проектында катнаштылар. Аз хәрәкәтләнүче төркем составында чаллылылар алдан сайланган маршрутлар буенча уздылар.

12 июльдә «Гаиләне һәм балаларны яклау» телефон кайнар элемтәсе ачылачак. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан тематик чараны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм «Мәрхәмәт – Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International