9 июльдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә сенсор бүлмәсендә «Табигать патшалыгына бару» темасына чара узды. Ул социаль хезмәт алучыларның иҗади потенциалын үстерүгә, табигатькә һәм туган якка мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Чара музыкаль җылынудан башланды. Аннары белгеч үсемлекләрнең дәвалау үзлекләре, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Катнашучылар «Туган як территориясендә экологик сукмак» презентациясен карадылар. Аннары, ике командага бүленеп, методик турнирда катнаштылар.
Чарада җиде кеше катнашты.