Конкурста катнашу Казанда яшәүче кызга онытылмаслык хисләр һәм тәҗрибә бүләк итте

2024 елның 9 июле, сишәмбе

2024 елның апрелендә инде традицион булган «Минем туган Татарстаным» конкурсы старт алган иде, аны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Республика ресурс үзәге уздыра.

Казанның Яңа Савин районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсен социаль хезмәтләр алучы Полина Бызова күрсәтте. Ул Мәгубә Сыртланова турында ролик төшергән.

Хәрби техника, самолетлар, Бөек Ватан сугышы тарихы белән кыз балачактан ук кызыксына. Видеолар конкурсы турында белгәч, Полина шунда ук катнашырга була. Ул бөек очучының уникаль тарихын һәм аның Бөек Җиңүгә керткән зур өлеше турында сөйләргә тели.

Видео жюри тарафыннан югары бәяләнә. Полина Бызова 2 дәрәҗә грамота һәм кыйммәтле приз белән бүләкләнә. Конкурста катнашу аңа онытылмаслык хисләр һәм уникаль тәҗрибә бүләк иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International