ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Өлкән яшьтәге гражданнарның гомер озынлыгын арттыруга һәм аларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән эшләүдә гражданнарның физик һәм психологик сәламәтлеген саклауга ярдәм итә торган төрле технологияләр кулланыла.

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен «Барс» спорт-сәламәтләндерү комплексына һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясен оештырдылар.

Спорт-сәламәтләндерү тәрбиясе буенча дәресләр кысаларында Алексеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында саф һавада спорт күңел ачу чарасы узды. «Өлгер балалар» чарасы балаларны сәламәт яшәү рәвешенә тартуга, физкультура һәм спорт белән кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән.

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Җиңү аллеясы утыртылды. Инициатива Алабуга шәһәр прокуратурасыныкы, аның хезмәткәрләре интернат-йортта яшәүчеләр белән берлектә учреждение территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан 80 агачтан торган аллея утырттылар.

Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору төркемендә тәрбияләнүчеләр «Минем яраткан әбием һәм бабам» иҗади конкурсында катнаштылар. Бөтенроссия конкурсы Халыкара өлкәннәр көненә багышланган.

Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгечләре гадәттәгечә «Яхшылыкка һәрвакыт урын бар» девизы астында чаралар үткәрделәр.


1
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Министрлык карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләренә һәм белгечләренә кирәкле коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә компетенцияләрне камилләштерү максатында июльдән сентябрьгә кадәр «Коррупцияне профилактикалау нигезләре» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды. Квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы Россия Федерациясенең коррупциягә каршы тору өлкәсендәге норматив хокукый актлары нигезендә эшләнгән.

Бүген Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Күңелем белән һәрвакыт яшь» дигән чара узды. Чара социаль хезмәт алучыларны котлаудан башланды. Минзәлә районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова барысына да ныклы сәламәтлек, иминлек, озак елларга күтәренке кәеф теләделәр.  

Югары Осланның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алина Матвеева һәм «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Наташа Сигаева өлкән буын кешеләренә тирән ихтирам һәм игътибар йөзеннән йөз яшьтән узган гражданнарның өйләрендә булдылар.

Спас районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкәннәр декадасы үзәк модель китапханәсе хезмәткәрләре белән кызыклы һәм файдалы очрашудан башланды. Алар социаль хезмәт алучылар өчен чәй эчү оештырдылар, конкурслар үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International