«Кайгырту» приютында балаларга сәламәтлекнең кыйммәте турында искә төшерделәр

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

Спорт-сәламәтләндерү тәрбиясе буенча дәресләр кысаларында Алексеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында саф һавада спорт күңел ачу чарасы узды. «Өлгер балалар» чарасы балаларны сәламәт яшәү рәвешенә тартуга, физкультура һәм спорт белән кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән.

Дәрес сәламәтлек турында сөйләшүдән башланды. Балалар үзеңне һәм хәлеңне вакытында кайгыртуның мөһимлеген белделәр. Балалар үз көчләрен һәм мөмкинлекләрен тикшерсен, үзләрен күрсәтә алсын өчен, тәрбияче Виктор Лифанов аларга саф һавада спорт чарасында катнашырга тәкъдим итте. Барлык кыенлыкларга да карамастан, катнашучылар физик сәләтләрен, зирәклеген, тапкырлыгын, үзара ярдәмләшүләрен күрсәттеләр, шулай ук уңай хис-кичерешләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International