Спас районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкәннәр декадасы үзәк модель китапханәсе хезмәткәрләре белән кызыклы һәм файдалы очрашудан башланды. Алар социаль хезмәт алучылар өчен чәй эчү оештырдылар, конкурслар үткәрделәр. Активистлар җырларның һәм кинофильмнарның исемнәрен танып белделәр, табышмаклар, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, шулай ук виртуаль концерт залы артистларына кушылып биеделәр һәм җырладылар.
Чара күңелгә үтеп керерлек булды. Һәркем үзенең иҗади сәләтен күрсәтә алды.