Алабуга интернат-йортында Җиңү аллеясы барлыкка килде

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Җиңү аллеясы утыртылды. Инициатива Алабуга шәһәр прокуратурасыныкы, аның хезмәткәрләре интернат-йортта яшәүчеләр белән берлектә учреждение территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан 80 агачтан торган аллея утырттылар.

Җиңү аллеясы быел җәй көне интернат-йортта «Спорт һәркем өчен дә» проекты кысаларында барлыкка килгән спорт мәйданчыгы һәм урам сәхнәсе периметры буйлап утыртылды. Проект 2023 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә ТР Рәисе грантларын бирү конкурсында җиңүче. Ул «Игелек планетасы» яшьләр һәм инвалид балалар төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә уңышлы тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International