Яшел Үзәндә көндезге тору төркемендә тәрбияләнүчеләр иҗади конкурста катнаштылар

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору төркемендә тәрбияләнүчеләр «Минем яраткан әбием һәм бабам» иҗади конкурсында катнаштылар. Бөтенроссия конкурсы Халыкара өлкәннәр көненә багышланган.

Үзләренең укытучылары белән берлектә балалар яраткан әбиләренең портретларын ясадылар.

Тернәкләндерү үзәгендә билгеләп үтүләренчә, мондый конкурсларда катнашу балаларда әдәплелек, өлкән буынга хөрмәт, гаиләгә мәхәббәт кебек мөһим шәхес сыйфатларын тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International