Министрлык карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләренә һәм белгечләренә кирәкле коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә компетенцияләрне камилләштерү максатында июльдән сентябрьгә кадәр «Коррупцияне профилактикалау нигезләре» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды. Квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы Россия Федерациясенең коррупциягә каршы тору өлкәсендәге норматив хокукый актлары нигезендә эшләнгән.
Укулар тыңлаучыларга коррупциягә каршы законнар буенча белемнәрен камилләштерергә, коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы көрәш өлкәсендә һөнәри бурычларны хәл итүнең яңа ысулларын үзләштерергә мөмкинлек бирде.
Укытучылар сыйфатында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруда эш тәҗрибәсе һәм практик күнекмәләре булган квалификацияле белгечләр иде.
198 белгеч укуларны уңышлы тәмамлап, квалификация күтәрү турында таныклык алды.