Бүген Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Күңелем белән һәрвакыт яшь» дигән чара узды. Чара социаль хезмәт алучыларны котлаудан башланды. Минзәлә районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова барысына да ныклы сәламәтлек, иминлек, озак елларга күтәренке кәеф теләделәр.
Район мәдәният сарае артистлары һәм балалар ансамбльләре өлкәннәрне концерт программасы белән сөендерделәр. Котлауларга шулай ук шәхси эшмәкәр Марина Секунова да кушылды. Ул интернат-йортта яшәүчеләргә пироглар алып килгән иде.